Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы булды

Бүген, 19 февральдә, муниципаль район советы утырышында районның 2020 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм киләсе елга бурычлар турындагы мәсьәлә каралды.

 

 

Отчет доклады белән  утырышта муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин чыгыш ясады.

Сессиядә күп кунаклар да катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләде һәм социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Утырыш азагында әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Район советы сессиясенә кадәр Марат Әхмәтов Александр Никошин озатуында Салман мәктәбендә булып укучыларның ничек туклануын карады. Аннан соң ул балалар иҗат йортында түгәрәкләр эше, шулай ук район мәдәният йорты каршында һәм фоейсында оештырылган күргәзмәләр белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев