Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки муниципаль районының 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлаштырылган чорына бюджеты  проекты буенча халык тыңлаулары булып үтте.

  Анда катнашучыларны проект белән район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Алсу Билалова таныштырды.

 

Проект районның рәсми сайтында урнаштырылган, бу хакта “Әлки хәбәрләре” газетасында мәгълүмат басылган иде. Шулай итеп, бюджет проектына фикер әйтү, тәкъдимнәр җиткерү мөмкинлеге алдан ук тудырылды. Районның алдагы елларга төп финанс документы шулай ук район башкарма комитеты каршырндагы финанслар һәм салымнар мәсьәләләре буенча комиссия утырышында каралды. Ә контроль һәм исәп-хисап палатасы максатчан муниципаль программаларга кайбер өстенлекләр кертү, аларны финанслау өчен бюджетка средстволар карау тәкъдиме белән чыкты.

Проект буенча халык тыңлаулары барышында Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова янгын куркынычы хакында кисәтүче системаны алыштыру өчен акча бүлеп бирүне сорады. Бу мөрәҗәгать шулай ук игътибарга алынды.

Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде. Әлки муниципаль районының 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлаштырылган чорына бюджеты декабрьдә кабул ителер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев