Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки осталарының эшләре  Каравонда Президентны да кызыксындырды

​​​​​​​Узган шимбәдә үзешчән артистларыбыз Лаеш районының Никольский авылында Каравон рус халык бәйрәмендә чыгыш ясадылар.

 

Район мәдәният йортының “Сударушка” вокаль ансамбле, баянчылар Алексей Федонин, Марс һәм Эльбрус Ибраһимовлар бәйрәм кунаклары алдында рус халык җырларын, композиторлар әсәрләрен яңгыраттылар.

Каравонда балалар иҗат йортының өстәмә белем педагоглары Ильяс Идиятуллин һәм Надежда Мавзютова үзләренең кул эшләнмәләре белән катнаштылар. Бәйрәмне тамаша кылган республика президенты Рөстәм Миңнеханов безнең осталар янында аерым тукталды. Ул бигрәк тә Ильясның агачтан “коеп куйган” әйберләре белән кызыксынды, мактап та куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев