Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район Сабан туенда моңарчы әле катнашмаган яңа юртаклар да булачак

Район Сабан туеның бер матур бизәге ул атлар чабышы. Әлеге ярышларны күзәтергә йөзләгән кеше ипподромга җыела. 

 
Быел район Сабан туенда моңарчы әле катнашмаган яңа юртаклар да булачак. Безгә бу турыда “Хузангай” җәмгыятенең атлар фермасы мөдире Марат Гобәйдуллин хәбәр итте. 
Әлеге хуҗалыктан Орлов токымлы өч ат чабышларда катнашыр дип көтелә. Алар белән узышларга әзерләнү күптән башланган. Бу юртаклар чиста токымлылар. Гомумән алганда Хузангайда хәзер шундый 60 бахбай тәрбияләнә. 
Моннан тыш, Марат Гобәйдуллин Сабан туе узышларына үзенең 5 яшьлек Рахбар Аш исемле юртагы белән чыгарга җыена. Җайдагы улы Булат булачак. 
Рахбар Аш турында Марат бик яратып сөйли. Өч ел элек  аны 450 мең сумга сатып алган булган. Былтыр юртагы белән Татарстан Президенты призларына ярышта да катнашкан. Анда Рахбар Аш дүртенче килгән. Казан ипподромында исә өченче урынны алган. Ә быел Чуаш республикасында Җиңү көненә багышланган ярышта икенче урынны яулаган. 
–Ул чиста токымлы юртак. Тыныч, сабыр, агрессиясе юк. Ярышларда бу бик мөһим,–дип сөйли Марат.
Чиста токымлы атлар җылы яратучан булалар икән. Аларның тиреләре бик юка. Шуңа аз гына салкын булса да юртакны һавага чыгарганда өстенә япма каплыйлар. 
Нәселле атларны асрау шактый чыгымлы да. Марат юртагына кыйммәтле махсус катнаш азык сатып алып ашата. Шулай ук көн саен алты тавык йомыркасы, кишер, алма белән сыйлый икән. 
–Узыш малларын яраткач, бу эшләрне һич тә авырсынмыйча, бик теләп башкарам,–ди үзе. 
Атларга ул балачактан мөкиббән. Йортларында һәрчак бу акыллы малларны асраганнар. Марат исә 6 сыйныфта укыганда ук Сабантуйда, авыл көннәрендә чабышларда катнашкан. 
–Хәзер минем өстә зур җаваплылык. Тиздән “Хузангай”дагы ат фермасы завод статусына ия булачак. Районда нәселле узыш атларын күбрәк әзерләп, Татарстан, Россия күләмендәге  ярыш-бәйгеләрдә җиңүләр яулау турында хыялланам,–диде Марат Гобәйдуллин, уй-планнары белән кызыксынгач. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев