Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында контроль-хисап палатасы рәисе сайланды

Бүген, 30 апрельдә, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

 

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча – район контроль-хисап палатасының 2020 елгы эшчәнлеге турында отчет белән әлеге оешманың җитәкчесе Андрей Агапов чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР законы һәм район Уставы буенча, контроль-хисап палатасы рәисе район башлыгы тәкъдиме белән район советы тарафыннан биш ел срокка сайлана. Шуңа нигезләнеп, район башлыгы Александр Никошин Андрей Агаповны әлеге палата рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Башлык аның финанс органнарында хезмәт стажы һәм тәҗрибәсе зур булуын, 15 елдан артык инде район контроль-хисап палатасы белән җитәкчелек итүен билгеләп үтте. Депутатлар әлеге вазыйфага Андрей Агапов кандидатурасын бертавыштан расладылар.
Аннан соң депутатлар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллинаның узган елгы эшчәнлеге хакында “Әлки муниципаль районында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” чыгышын тыңладылар. 
Депутатлар  шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллинның 2020 елгы район бюджетының үтәлеше турында мәгълүматын тыңлап, аны расладылар.
Утырышта оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев