Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында полиция бүлекчәсе эше тикшерелде

Бүген, 3 мартта, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының чираттагы утырышы булды.

 Аның эше белән район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. 

Утырышта беренче мәсьәлә итеп Россия Эчке эшләр министрлыгы (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллинның коллективның  узган елгы эше һәм 2021 елга бурычлар турында доклады тыңланды.

Аннан соң балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча район комиссиясе рәисе Дарья Хәлилова чыгыш ясады. Депутатлар әлеге комиссиянең яңа составын расладылар.

Муниципаль район советының юридик бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсинә Әхмәтҗанованың район Иҗтимагый советы составына өстәмәләр кертү турындагы мәгълүматын тыңлаганнан соң  Иҗтимагый советның яңа составын раслау турында карар кабул ителде.

Депутатлар алдында район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Лилия Сәләхиева район административ комиссиясен төзү турында чыгыш ясады. Комиссия составы һәм аның эш регламенты расланды.

Утырышта шулай ук район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алексей Сорин мәгълүматлары тыңланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев