Республикада чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты, “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыяте генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары, якташыбыз Мәҗитов Азат Илгиз улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Иске Әнҗерә авылында туып үскән Азат Мәҗитов – кече Ватаны турында даими кайгыртып яшәүче якташыбыз. Ул туган авылына һәм гомумән Борискино авыл җирлегенә даими ярдәм күрсәтеп тора.
Якташыбызны дәүләт бүләгенә ия булуы белән котлыйбыз.
Нет комментариев