Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар янында булып, Яңа ел бүләкләре өләште. ФОТО

Бүген Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегендә дәваланучы балалар янында район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Александр Никошин булды.

 

Яңа ел, Чыршы бәйрәмнәрен һәр бала шатланып, түземсезләнеп көтеп ала. Шушы көннәрдә чирләп китеп хастаханәдә яту күңелсез хәл инде. Сабыйларның кәефен күтәрү, чирләрен оныттырып, бәйрәм рухы өстәү нияте белән Александр Никошин алар янына килде. Ул балаларның хәлләрен сорашты, тизрәк савыгуларын теләде, Яңа ел белән тәбрикләп, бүләккә  тәм-томнар тулы тартмалар тапшырды.

Бу чарада Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты. Алар хастаханә коридорына урнаштырылган  бизәлгән чыршы тирәсендә балаларны биетеп, әйлән-бәйлән уйнатып алдылар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да үзләрендә дәваланучы сабыйларны сөендереп Яңа ел белән котлады, күчтәнәчләр өләште.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев