Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар мәҗлесе үткәрелде

10 майда Базарлы Матактагы кафеларның берсендә район башлыгы Александр Никошин исеменнән авыз ачу мәҗлесе үтте.

 

Ифтарга районның барлык авылларыннан мәхәллә имамнары, җирлек башлыклары, актив мөселманнар чакырулы иде.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ифтарны вәгазь сөйләүдән башлады. Ул республикада, районыбызда мөселманнар дин тота, ислам кануннарын үти алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте.

–Олуг бәйрәмнәребездә район башлыгы Александр Никошинның ихлас котлауларын кабул итәбез. Ураза ае төгәлләнеп килгәндә Александр  Федоровичның күп мөселман кардәшләребез катнашында авыз ачу мәҗлесе үткәрүе дә безгә олы хөрмәт билгесе,–диде Ирек хәзрәт.

Аннан соң район башлыгы сүз алды.

–Мин барлык мөселман райондашларыбызны Рамазан ае, якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлыйм. Тоткан уразаларыгызны, кылган игелекле гамәлләрегезне Ходай кабул итсен.  Сау-сәламәт яшәгез,–диде Александр Никошин чиста татар телендә.

Теләкләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та кушылды.

–Ураза ае дәвамында авылларда күмәк халык катнашында байтак ифтар ашлары уздырылды. Быел авыз ачу табыннары оештырырга теләк белдерүче иганәчеләребез шактый булды. Бергәләп теләгән теләкләр кабул була, диләр. Амин, шулай була күрсен,–диде Рәшит Билалов.

Урта Әлки авылы имамы Радик хәзрәт Абдуллин коръән сүрәләре укыды. Аннан мәҗлестә катнашучылар теләк-фикерләрен ирештерделәр. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов, Иске Чаллы мәхәлләсе имамы Рәхимҗан Бәдретдинов ифтар ашы оештырган өчен район башлыгы Александр Никошинга рәхмәт әйттеләр, зур мәҗлестә катнашкан һәркемгә тазалык-саулык теләделәр.

Авыз ачкач, бергәләп ахшам намазы укыдылар. Аннан сыйлы табын артында ашап-эчеп, озаклап аралашып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев