Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Республика көне белән котлады

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән кайнар котлап, һәрберегезгә хезмәтендә уңышлар, иминлек, гаилә бәхете телим.

Без, татарстанлылар, бик бәхетле, чөнки Россиянең иң алга киткән икътисадлы, илдә һәм дөньяда абруйлы республикада яшибез. Күпмилләтле халкыбыз дус-тату гаилә булып гомер итә һәм сәнәгать, икътисад өлкәсендә уңышлы эшли. Татарстанның бу казанышларында безнең өлешебез дә бар: игенчеләребез уракны тәмамлап, ил табынына куелган икмәккә үз “телемнәрен” өстиләр. Терлекчелек тармагы уңганнары халыкны ит-сөт белән тәэмин итү өчен тырыша. Район икътисадының барлык тармакларында хезмәт куючы тырыш, эшчән әлкилеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Хөрмәтле райондашлар! Тормышыбызны бөтен, ямьле итү өчен мөмкинлекләр күп. Алардан файдаланып, туган ягыбыз тагын да матуррак, яшәү өчен җайлырак булсын дип тырышыйк. Әлки җире өлкәннәр өчен дә, яшьләр, балаларыбыз өчен дә кадерле, газиз булсын иде. Сезгә Республика көне уңаеннан муллык, нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары телим. Бәйрәм котлы булсын!

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев