Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

  Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

 

25 мартта билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

“Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Мәдәният хезмәткәре – билгеле бер вазыйфаларны башкаручы гына түгел, ул әйләнә-тирәбездәге матурлык, гүзәллекне тирәнтен аңлаучы һәм тоючы кеше. Сезнең идеяләр һәм фидакяр хезмәтегез нәтиҗәсендә җәмгыятебез кызыклы тормыш белән яши. Нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән һәр кеше күңелендә тирән эз калдыручы иҗади чаралар үткәрелә.

Һөнәри бәйрәмнәрен райондагы 50 клуб, 36 китапханә, С.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее һәм чуаш халык шагыйре Петр Хузангай музее, “Колос” кинотеатры һәм балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре – барысы 159 кеше билгеләп үтә. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, сезнең тырышып эшләвегез нәтиҗәсендә районыбызда мәдәният чәчәк ата. Без сезгә зур җаваплылык белән башкарган хезмәтегез өчен рәхмәтлебез. Нәкъ менә сезнең иҗатыгыз һәм хезмәт соючәнлегегез аркасында Әлки районы мәдәнияте үз казанышлары белән мактана ала. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында сезгә зур бурычлар йөкләнә. Сезнең хезмәтегез милли бердәмлекне формалаштыра, милли үзенчәлекләребезне сакларга ярдәм итә.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗат потенциалы, илһам, рухи күтәренкелек, шатлык һәм бәхет, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим”,–диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев