Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

​​​​​​​20 июньдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән медицина хезмәткәрләрен район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

 

“Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлауларны кабул итегез. Сезнең профессиягез тулысы белән кешеләргә хезмәт итүгә багышланган. Ул сездән Гиппократ антына тугрылык һәм тирән белемнәр генә түгел, зур түземлек, ныклык, киң күңеллелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларга ия булуны да таләп итә. Җиңел булмаган көндәлек хезмәтегез белән сез безгә бирелгән иң зур байлык – сәламәтлек һәм тормыш сагында торасыз. Сез районыбыз халкына иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, югары профессиональлек  һәм җаваплылык күрсәтеп, кешеләрне авырулардан,  аралыйсыз, гомерләрен озайтасыз.

Коронавирус пандемиясе медицина хезмәткәрләре алдына тагын да  катлаулырак бурычлар куйды. Районыбыз табиблары, шәфкать туташлары һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләр кешеләрне бу яман чирдән саклау, инфекция таралуга юл куймау, профилактика, вакциналау эшен киңрәк җәелдерү өчен зур тырышлык куялар.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Катлаулы һәм игелекле хезмәтегез, профессиягезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Районыбыз халкының саулыгын саклау эшендә уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тормышыгызда бәхет, күңел күтәренкелеге телим!”–диелә район башлыгының бәйрәм котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X