Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  белән котлады

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  белән!

8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район башлыгы Александр Никошин әлкилеләргә котлау сүзләре һәм изге теләкләрен юллады.

“Гаилә гомер-гомергә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булды. Ул әхлаклылык, мәхәббәт чыганагы, һәр кеше өчен иртәгәсе көнгә ышаныч,

терәк һәм таяныч булып тора. Ныклы, сәламәт һәм имин гаиләләр күбрәк булган саен районыбыз, республикабыз, илебез дә куәтлерәк булыр. Районыбызда озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән, мәхәббәт, тугрылык хисләрен саклап калган матур гаиләләр бихисап. Алар бүгенге яшьләргә һәр яктан үрнәк булып тора. Гаиләнең иң зур миссиясе – физик һәм әхлакый яктан сәламәт, белемле, туган илнең патриотлары булган балалар тәрбияләү. Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Барлык райондашларны, һәр гаиләне бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, иминлек, җитеш мул тормыш, бәхет телим. Һәр көннең кадерен белеп, якыннарыбызны саклап, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен өстен куеп яшик”,–диелә район җитәкчесе тәбрикләмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев