Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы исеменнән ифтар узды

    15 апрельдә, район башлыгы Александр Никошин исеменнән Базарлы Матакның " Актай" кафесында ифтар ашы үткәрелде.

Ифтар мәҗлесен район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды. Авыз ачуда Базарлы Матак җирлегенә караган дүрт мәчеттән мөселманнар катнашты. Шулай ук 15 авыл мәхәлләсеннән имамнар, авыл җирлекләре башлыклары чакырылулы иделәр.
  Иң элек Ирек хәзрәт уразаның ни дәрәҗәдә изге ай булуы хакында вәгазь сөйләде.
  Ифтарда катнашучыларны Александр Никошин татар телендә сәламләде:
  - Сез авылларыбыздагы халыкның бик хөрмәтле кешеләре. Сез гел әдәпкә, изгелеккә, шәфкатьлелеккә өндисез. Мәчетләрдә бергәләп Татарстанда, районда имин тормышлар булсын, чәчкән икмәкләребез уңсын өчен догалар кыласыз. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, бәрәкәтле тормышлар телим барыгызга да, - диде башлык.
  Теләкләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фаттахов кушылдылар.
  Ирек хәзрәт Корьән укыды. Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов азан яңгыратты. Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга бастылар. 
  Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары иркенләп сыйланып, аралашып утырдылар.  Район башлыгы ифтарында 90 кеше катнашты. Бу районда әлегә иң күп кеше катнашында узган әҗер - саваплы мәҗлес булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев