Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы коронавирустан прививка ясатты

  Район башлыгы Александр Никошин бүген Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә коронавирустан прививка ясатты.

Район җитәкчесенең CОVID-19 га каршы вакцина кадатуы 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көне алдына туры килде. Шул уңайдан без аңа: “Сәламәт булу өчен Сез нәрсәләр эшлисез?” дип тә сорадык. 
–Сәламәт булу өчен мин бүген коронавирус инфекциясенә каршы прививка алдым. Бу бик мөһим, актуаль мәсьәлә. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә мәкерле һәм куркыныч булуы хакында сөйләп торасы юк. Моңа бөтен дөнья инанды. Аңа каршы торуның иң ышанычлы юлы – вакцина. Прививка ясатуны тоймадым да. Әллә кадаттым, әллә юк. Гадәти бер укол. Һәр әлкилене бу медицина процедурасын үтәргә чакырам. Без үзебез өчен генә түгел, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртып та прививка ясатырга тиешбез дип уйлыйм. Ә гомумән алганда сау булу өчен мин спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Һәркемгә исәнлек телим!–диде Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әлки районы башлыгы Александр Никошин  коронавирустан прививка ясатты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев