Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы мәчетләрдә булып , мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

Рамазан аена кергән генә идек , инде сизелмичә ул узып та китте. Ай дәвамында мәчетләрдә җәмәгать белән тәрәвих намазлары укылды, ифтар мәҗлесләре оештырылды.

2 май Ураза гаете иртәсендә авылларыбыз мәчетләрендә бәйрәм вәгазләре яңгырады, бергәләп намазлар укылды.

   Гает иртәсендә район башлыгы Александр Никошин 100 еллык тарихы булганУргәгәр мәчетендә булды. Ул мөселманнарны Ураза гаете белән котлауларын ирештерде.

   - Рамазан ае буена ураза тотып, ил- көннәребез тыныч булсын, игеннәребез уңыш китерсен өчен ихластан догалар кылуыгыз өчен рәхмәт сезгә.hәркайсыгызның якты өметләре тормышка ашсын, тынычлыкта, иминлектә, яңа уңышларга ирешеп яшәвегезне телим,- диде район җитәкчесе. Аннан ул мәчеткә садакасын тапшырды.

   Александр Никошин шул ук иртәдә Базарлы Матактагы " Актай" мәчетендә булды. Мәхәлләгә Ураза гаетенә җыелган мөселманнарны олуг бәйрәмебез белән котлап, изге теләкләрен ирештерде .

   ... Бу көнне мөселман өйләрендә гает сый- нигьмәтләре хәзерләнде, туганнар, якыннар белән бергәләп Рамазан аеның төгәлләнуен бәйрәм иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев