Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы призы ярышларында 80 спортчы катнашты

Узган атнада Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында милли көрәш буенча зур бәйге узды. Анда мәктәп укучылары һәм олылар район башлыгы призына ярыштылар.

  Әлеге чарага Нурлат районыннан да иң көчле яшь көрәшчеләр килгән иде.
Бәйгедә катнашучы спортчыларны һәм җанатарларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
–Әлки төбәгендә милли көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез күп. Соңгы елларда без яшь көрәшчеләребезне Сабантуйда да икешәр көн ярыштыра башладык. Чөнки келәмгә 200 гә якын яшь көрәшче чыга. Сабантуй көнне исә без иң көчлеләрне генә мәйданда ярыштырдык. Балаларның спорт белән мавыгуы бик әйбәт күренеш. Алар, киләчәктә профессиональ спортчы булып китмәсәләр дә, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табачаклар,–диде башлык.
Мәртәбәле ярышларның баш хөкемдары, билбау көрәше буенча Татарстан республикасы җыелма командасы тренеры Рәмис Вафин бүгенге бәйгенең тәртипләре белән таныштырды. Яшь көрәшчеләргә төп алышка 2 минут, җиңүчене ачыкларга ул җитмәсә, сөлгеләрне билгә бәйләп, өстәмә ике минут вакыт бирелә, дип аңлатты ул.Чиста җиңү булмаса, беренче булып 5 балл җыючы өстен кала.
Спорт ярышларына бәйрәм рухы өстәп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов үзенең дәртле җырларын яңгыратты.
Менә район спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин ике келәмгә дә иң яшь көрәшчеләрнең беренче парын чакырды.
Ярышларга 80 ләп спортчы килгән иде. Алар һәркайсы үз үлчәмнәрендә көчләрен сыный алдылар.
Озак көттермичә, иң җиңел үлчәүдәге беренче батырлар да ачыкланды: 23 килограммга чаклы  категориядә Татар Борнаеннан Самир Закиров һәм 28 килограммга кадәрле авырлыкта районыбыз кунагы Альмир Гузаеров батыр калды. 32 һәм 36 килограммда исә Татар Борнаеннан Илгиз Камалиев һәм Түбән Әлкидән Самат Абдуллин иң көчле булуларын дәлилләделәр.
Районыбызда татарча көрәш белән руслар да, чуашлар да актив шөгыльләнә. Әнә Иске Тахталадан Артем Калмыков үз үлчәмендә (40 кг) батыр булды. Аның авылдашы Кирилл Лобанов исә 70 килограммга чаклылар арасында беренчелекне яулады. Иске Салманнан Инзил Хәйруллин (45 кг), Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин (50 кг), Чуаш Кичүеннән Богдан Гыйльметдинов (55 кг), Базарлы Матактан Илзат Әхмәров (60 кг) үз үлчәүләрендә батыр калдылар. 70 килограммнан өстен булганнар арасында беренчелеккә Түбән Әлки егете Фәнзил Хәмидуллин лаек булды.
Район башлыгы призына көрәштә өлкәннәр дә ярышты. Нәтиҗәдә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин (65 кг), Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин (75 кг), Базарлы Матактан Рәмис Миндубаев (85 кг), Нурлаттан Рамил Гузаиров (85 килограммнан югары) иң көчлеләр булуларын таныттылар.
Бәйгедә җиңгән спортчыларга дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев