Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки рай­оны башлыгы, район советы рәисе Александр Никошиннан бәйрәм котлавы

Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль рай­он башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

 

“23 февральдә без Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе төзелүнең 103 еллы­гын билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне без Россия солдатының батырлыгына дан җырлыйбыз, илебез бәйсезлеге өчен башларын салганнар рухына тирән их­тирамыбызны белдерәбез. Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, локаль су­гыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны хөрмәтлибез. Үсеп килүче буынга – булачак Ватан сакчыларына зур өметләребезне баглыйбыз.

Бу бәйрәм барлык буыннар өчен батырлык, кыюлык, фидакарьлек символы бу­лып тора. Районыбыз халкы илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгын истә тота, аларга рәхмәтле булып яши.

Әтиләренең һәм бабаларының сугышчан традицияләрен егетләребез дәвам итә. Бүген 56 әлкиле чакырылыш буенча хәрби хезмәт уза, аларның 6 сы Орен­бург өлкәсендәге район шефлык иткән частьтә хезмәт итә. Биш якташы­быз контракт нигезендә армия хезмәтендә.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ветераннарыбыз зур өлеш кертә. Аларның фронтта һәм тыныч тормыштагы фидакарьлекләре яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Һәркемгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Гаиләләрегездә тынычлык хөкем сөрсен, балаларның шат авазлары яңгырасын” дигән сүзләр бар рай­он башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев