Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бассейн яңа сезонга әзер

“Ләйсән” йөзү бассейны яңа сезонга тулысынча диярлек әзер.

Җәй башында бассейн савытын яңа сезонга әзерләү өчен аның суы агызылган иде. Ремонт эшләре җәй буе дәвам итте һәм инде төгәлләнеп килә. Бассейнның 37 зур фильтры бар. Һәр көнне аларның икесе чистартылып, кире үз урыннарына урнаштырылды. Хәзер барлык фильтрлар да яхшы хәлдә. Бассейн җитәкчесе Айтуган Вафин әйтүенә караганда, яңа сезонга җитәрлек күләмдә суны дезинфекцияләү өчен химикатлар кайтарылган. Аларны сатып алуда район башлыгы Александр Никошин зур ярдәм күрсәткән.

Бассейнның су савытын әйбәтләп юганнар. Хәзер бассейн яңа сезон башлап җибәрергә тулысынча әзер. Ул 1 сентябрьдән эшләп китәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев