Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы сайланды

11-13 сентябрьдә районда бер мандатлы сайлау округлары буенча җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлары сайланды. Бу атнада дүртенче чакырылыш авыл җирлекләре советларының беренче утырышлары булып үтте. Авыл җирлекләре башлыкларын сайлау аларның көн тәртибендә төп мәсьәлә булды.

Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутатларының тәүге утырышы Балалар иҗат йортында узды. Җыелышны алып бару иң өлкән депутат Рәис Галләмовка йөкләнде.

Җирлектә тавыш бирү җиде сайлау участогында оештырылган иде. Сайлау нәтиҗәләре белән район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов таныштырды. Ул һәр участокта сайлауларның закон таләпләре нигезендә үткәрелүен билгеләп үтте. Ун округта да  сайлаучыларның күпчелек тавышын җыеп депутатлар сайланды.

Аннан утырышта Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры депутат Фәридә Яруллина башлык вазыйфасына Александр Никошинны тәкъдим итте.

–Александр Федорович җитәкчелек иткән чорда районда һәм аерым алганда Базарлы Матак җирлегендә бик күп уңай үзгәрешләр булуы күз алдыбызда. Бүген бездә төрле социаль объектлар төзелә һәм яңартыла, юллар, тротуарлар салына, парклар булдырыла,–дип билгеләп үтте депутат.

Аның тәкъдимен Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы депутат Светлана Одушкина да хуплады.

–Александр Никошин җирлек һәм район белән җитәкчелек иткән чорда сәламәтлек саклау тармагы зур яңарыш кичерә. Менә быел да йогышлы чирләр бүлеге корпусына капиталь ремонт ясала. Александр Федоровичны җирлек башлыгы вазыйфасына бик лаеклы кандидат дип саныйм,– диде ул.

Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Александр Никошинны бертавыштан Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар. Аның ярдәмчесе итеп тәҗрибәле белгеч, депутат Наталья Ярусланова сайланды. Муниципаль район советына вәкил итеп депутатлар Рәис Галләмовны сайлап куйдылар.

Шундый ук утырышлар районның башка авыл җирлекләрендә дә узды. Берничә җирлектә яңа башлыклар сайланды. Муниципаль район советы депутатларының яңа корпусы һәм яңа сайланган авыл җирлекләре башлыклары исемлеге белән газетаның алдагы саннарында таныштырырбыз.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев