Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Чаңгы юлларын бергә шомарттык

Бүген, 6 гыйнварда, “Яшь имәннәр” балалар сәламәтләндерү лагере янында яңа елның беренче чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышлар Раштуа бәйрәменә багышлап оештырылды.

Кышкы спорт бәйрәменә җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул бирегә җыелган әлкилеләрне яңа 2020 нче ел һәм алдагы Раштуа бәйрәме белән котлады, һәркемгә сәламәтлек, иминлек, муллык теләде. “Яшь имәннәр” янындагы аланга килүчеләрне ул ял, бәйрәм көннәрен файдалы итеп уздырырга чакырды, шома чаңгы юллары теләде.

Аннары балалар,яшьләр, олылар төркем-төркем булып чаңгы юлларына бастылар, старт бирелүгә алга ыргылдылар. Күпләр гаиләләре, хезмәттәшләре белән килгән иде ярышларга.

Ике километрлы араны иң кыска вакыт арасында узган балаларга медальләр дә тапшырырлды. Ә чаңгы спортын яратучылар өчен мондый ярышлар алга таба да оештырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев