Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: чапкыч бар, трактор кирәк

​​​​​​​Якташыбыз, Әлки районының шәрәфле гражданы Рәис Хәйруллин Иске Салман авыл җирлегенә яңа чапкыч бүләк иткән.

 

Роторлы бу чапкыч Польшада җитештерелгән, бик сыйфатлы. Бәясе 100 мең сумга төшкән. Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, иганәченең әлеге бүләгенә биредә бик сөенгәннәр. Җирлеккә трактор алу өчен алар республика муниципаль берәмлекләр ассоциациясе үткәргән бәйгедә катнашалар. Бәлки әле грант отып тракторлы да булып куярлар.

Ә чапкычны исә быел ук шәхси тракторга беркетеп җирлек составындагы өч авылны чүп үләннәрдән арындыруда эшләтергә җыеналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев