Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: өченче чакырылыш район советының егерме бишенче утырышы булды

Аның белән район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

 Утырышта депутатлар киләсе елга бюджет проектын икенче укылышта карадылар.

Муниципаль район сове-тының 15 ноябрьдә үткән утырышында депутатлар районның 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлаштырылган чорына бюджетын беренче укылышта тыңлаган иделәр. Шуннан соң проект районның рәсми сайтына куелды, аның буенча халык тыңлаулары уздырылды. Шулай итеп, теләгән һәркем өчен бюджет проекты буенча өстәмә тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге тудырылды.
Көн тәртибенә беренче итеп куелган бу мәсьәлә буенча утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Бюджет проекты район советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комиссия утырышында да каралган. Бу турыда комиссия рәисе депутаты Илфат Сәмигуллин мәгълүмат җиткерде. Шуннан соң  утырышта катнашучы депутатлар Әлки муниципаль районының алдагы елга һәм 2020, 2021 елларның планлаштырылган чорына бюджетын кабул итте.
Аннан соң депутатлар көн тәртибенә кертелгән башка мәсьәләләрне карауга күчтеләр. Район советының киләсе елга эш планы белән утырышта катнашучыларны район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов таныштырды. Аннары ул районда милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничегрәк итеп җайга салынуына бәя бирде.
Район советының юридик бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова депутатларга аларның статусы хакында сөйләп үтте. Ә район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров район советының җир һәм милеккә кагылышлы кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Район советы утырышында тагын район юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин чыгышлары да тыңланды.
Утырышта катнашкан депутатлар көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев