Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе җирлегендә үзара салым җыю төгәлләнгән

​​​​​​​Чуаш Кичүе авыл җирлегендә 2021 ел өчен үзара салым 100 процент җыелган.

 

Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле җирлектә мондый активлык беренче тапкыр күзәтелә. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, биредә үзара салым түләү исемлегенә 550 кеше кертелгән булган. Барысы 324 мең 580 сум акча җыелган. Инде җәйгә кадәр үзара салым акчасының дүртләтә күләмендә Татарстан хөкүмәтеннән субсидия дә кайтып җитәчәк. Димәк, үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр дә тулысынча үтәлер дигән ныклы ышаныч бар.

Халыктан җыелган акчаның күп өлеше авыллардагы урам юлларын төзү һәм ремонтлауга тотылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев