Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Файдаланып булмаган автомобильләрне саклауда мәгънә юк

  Шул үле милек өчен һәр квартал саен салым түлисе бит әле.

 Коррупциягә каршы эшләрне координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында бюджет оешмалары балансында булган, еллар буе файдаланылмаган транспорт чараларыннан котылу мәсьәләсе каралды.
Район оешма-учреждениеләрендә шундый 23 берәмлек автотранспорт бар икән. Бу турыда утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. 
–Кулланылмый торган транспорт чараларын кичекмәстән аукционнарга куеп сатарга, ә инде яраксызларын гамәлдән чыгарып тимер-томырга тапшырырга кирәк. Районда шундый 20 автомобиль быел сатылырга тиеш. Аның бишесе аукционда тора  инде. Калганнарының да документларын озакка сузмыйча әзерләп сатуга кую зарур. Ә өч автомобильне ЮХИДИ хезмәтләре аша гамәлдән чыгарасы,–ди Илгиз Габидуллин. 
Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин да бу мәсьәләнең мөһим булуын ассызыклады. 
–Аны хәл итүдә проблемалар да чыгуы, әйтик, кайбер транспорт чараларының документлары югалган булуы мөмкин. Әмма файдаланылмый торган автомобильләрне саклау зыянга гына,–диде ул. Һәм һәр оешмага андый “үле йөктән” озакка сузмый котылу бурычын куйды.
Утырышта район прокуроры Руслан Гыйзәтов 2020 елда коррупция юнәлешендәге закон бозулар  хакында чыгыш ясады.
–Һәр елны депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр керемнәре һәм чыгымнары турында декларация тутыра. Еш кына бу документны әзерләгәндә хаталар җибәрелә, –диде прокурор һәм аеруча еш кабатлана торган җитешсезлекләрне атап үтте. 
Район контроль-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов 2020 елда бюджет средстволарын максатчан тоту юнәлешендә үткәрелгән тикшерүләр хакында сөйләде. 
–Былтыр бюджет оешмаларында 22 эксперт тикшерү чаралары үткәрдек. Безнең контрольгә 70 объект эләкте. Бюджет оешмаларында планлы рәвештә ким дигәндә һәр ике ел саен тикшерү үткәрергә тырышабыз. Хезмәт хакы түләүдә, премияләр билгеләүдә закон бозу очраклары еш очрый,–ди Андрей Агапов.
Бу уңайдан Александр Никошин, бухгалтерия эшчәнлегендә җитешсезлекләргә, ялгышларга юл куймас өчен тикшерүләр белән беррәттән хезмәткәрләрне өйрәтүне, укулар оештыруны да гамәлгә кертергә кирәк, дип тәкъдим итте. 
Аннан соң утырышта район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиеваның мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек турындагы мәгълүматы тыңланды. 
Район башлыгы узган ел ахырында үткәрелгән тикшерү барышында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең  мәгариф системасында байтак җитешсезлекләр табуын билгеләп үтте. Алар нигездә төзәтелгән инде. Алга таба мондый бозуларга юл куелырга тиеш түгел, дип ассызыклады Александр Никошин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев