Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Георгиев тасмасы” акциясе башланды

Бөтен ил буенча “Георгиев тасмасы” акциясе  башланды.

 

Георгиев тасмасы – илебез азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарның батырлыгын данлау һәм хәтер символы ул. Аны саклык белән киемгә яисә машинаның күренә торган урынына беркетәләр.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә,”Яшь гвардия” активистлары, волонтерлар Георгиев тасмаларын районда 29 апрельдә тарата башлаячак.

Акция 2005 елдан бирле үткәрелә. Халык арасында ул популярлык казанды. Узган ел пандемия аркасында “Георгиев тасмасы” онлайн үткәрелгән иде. Быел ул гадәттәге форматта уза. Акция 9 Майга кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев