Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иң алдынгы комбайнчыларга 50 шәр мең сум акча бирелде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада “2021 елның иң алдынгы комбайнчысы” конкурсы игълан иткән иде.

  Күптән түгел конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Республикада бөртеклеләрне суктыруда һәм игеннәрне теземнәргә салуда хезмәт куйган, иң яхшы эшләгән 235 комбайнчы исемлеге билгеле булды.
Бүләкләнүчеләр арасында район механизаторлары да шактый. Әлеге конкурста “Востокзернопродукт” җәмгыятеннән Җәүдәт Хисмәтов, Азат Әхмәтов, Валентин Калсанов, “Хузангай”дан Вячеслав Илюхин, Сергей Ермолаев, Григорий Зварич җиңү яуладылар. Аларга 50 шәр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.
Игеннәрне теземнәргә салуда “Хузангай” җәмгыятеннән Нәгыйм Вахитов, Әмир Нуретдинов, Вадим Морелев республика конкурсы җиңүчеләре булдылар. Аларга 40 ар мең сум акчалата бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш берничә алдынгы механизаторыбыз район күләмендәге конкурста җиңүче дип табылды. “Востокзернопродукт”тан Илмир һәм Тәлгать Кәлимуллиннар, Григорий Мизюков, Юрий Свилин, Рөстәм Гинанов, Фирдүс Зәйнуллин, “Хузангай”дан Лев Мукусев әлеге конкурс җиңүчеләре булдылар. Аларга 20 меңәр сум акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев