Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы игенчеләре сабан эшләренә керештеләр

​​​​​​​Районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен “Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе механизаторлары башлап җибәрделәр.

 Алар санаулы көннәрдә 2670 гектар мәйданда уҗым бодаен, 303 гектарда арыш уҗымнарын, 164 гектарлы рыжик кырын ашладылар. Шулай итеп, идарә игенчеләре иртә яздан уҗым культуралары биләгән басуларга минераль ашламаларны тулысынча кертүгә ирештеләр.

Басуларны дүрт агрегат белән тырмалыйлар. Инде 1 мең гектардан артык күпьеллык үлән мәйданнарында дым каплатылган. “Боллер” тракторчылары Владимир Мирлачев һәм Сергей Краснов, бер-берсен алыштырып, тәүлек әйләнәсе басуларны тырмалыйлар. “Нью Холланд” тракторына агрегат тагып, Равил Хәмидуллин һәм аның алмашчысы Фәнис Борһанов көнлек норманы даими арттырып эшлиләр. Алар белән янәшә басуда Ирек Җәләлетдинов һәм Рәзил Абдуллин тракторлары да калышмый хезмәт куя.

Идарәнең баш агрономы Радик Билданов әйтүенчә, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”гә 3 мең гетар сөрү җирләре белән Камка отряды да кушылган. Әлеге кырларда язгы эшләр шулай ук әйбәт кенә башланган.

Сабан эшләре “Көньяк Әлки” идарәсе отрядларында да актив башкарыла. Без идарәнең баш агрономы Рәүф Әхмәтшин белән элемтәгә кердек һәм түбәндәгеләрне белдек:

–Ашлама кертүдә ике “Туман” агрегатын кулланабыз. Әлеге үзйөрешле машиналарда Олег Завьялов һәм Алексей Евстигнеев бик әйбәт эшлиләр. Уҗымнарны тукландыруда  “МагКормик” һәм МТЗ тракторлары белән Илмир Сафин һәм Фәнис Сафиуллин хезмәт куя. Марат Зиннәтуллин КУН-10 агрегаты таккан трактор белән кырларга ашлама чыгара, аларны үзенең Амкадоры белән Фәнис Гәрәев агрегатларга төяп тора. Туфрагы кибә торган басуларда тырмалауга да керештек. Күпьеллык үлән басуларында дым каплатуда Әхтәм Кәлимуллин эшли. Калган механизаторлар тракторларга чәчкеч тагып, аларны беркат эшләтеп-тикшереп карыйлар. Аларга шушы көннәрдә сабан культураларын чәчә башларга кирәк булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев хуҗалыкларның барысы да диярлек язгы кыр эшләренә кереште дип хәбәр итте. Бүгенгә механизаторлар 8500 гектарда уҗым культураларын тукландырган, 4 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр ашланган, 2 мең гектарда дым каплатылган.

Җәмгыятьнең ындыр табакларында һәр гектарга 50 килограмм исәбеннән ашлама тупланган. Һәр көнне район хуҗалыкларына  берничә КамАЗ ашлама, кукуруз һәм көнбагыш орлыгы кайтарыла. Моның өчен килешүләр төзелгән, акча күчерелгән. Язгы кыр эшләрендә куллану өчен ташламалы бәядән 1900 тонна ягулык-майлау материаллары сатып алынган. Базарлы Матак орлык заводында, “Хузангай” һәм “Яшь көч°җәмгыятьләрендә орлыкларны инкрустацияләү дәвам итә. Тиздән басуларда чәчү эшләре дә башланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев