Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ике кеше исерек килеш машинада йөргән

Соңгы көннәрдә  ЮХИДИ хезмәткәрләре бер-бер артлы оператив чаралар үткәрәләр. Аның берсе спиртлы эчемлек кулланып автотранспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау рейды иде.

 

Операция барышында транспорт хәрәкәте күп булган урыннарда берничә экипаж эшләгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатылган транспорт йөртүчесенең иң элек аек булуын тикшергәннәр. Аннары шоферның түләнмәгән штрафлары юкмы, автомобиль документлары тәртиптәме, шуларны караганнар. Соңгы операция нәтиҗәсендә автомобиль белән исерек көе идарә иткән ике кеше ачыкланган. Аның берсе Балык Бистәсе районыннан, ә икенчесе –Чуаш Кичүендә яшәүче кеше.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин әйтүенә караганда, инспекторлар үткәргән рейдлар күп кенә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкларга ярдәм иткән.

Бер атна эчендә районда  юл кагыйдәләрен бозуның 127 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев