Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Чаллы авыл җирлегендә зурлап ифтар ашы үткәрделәр

.

 

Өч авыл халкы – бер табында

Мөселманнар өчен иң кадерле һәм күркәм ай – изге рамазан дәвам итә. Районда быел ураза тотучылар да күп. Авылларда авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә, мәчетләрдә  тәравих намазлары укыла. Иске Чаллы авыл җирлегендә дә зурлап ифтар ашы уздырдылар. 
Азат Низамиев

Мәҗлес Иске Чаллы мәктәбе ашханәсендә үтте. Анда җирлектәге өч авылдан да халык чакырылган иде. Алданрак килүчеләр рәхәтләнеп аралашып, хәл-әхвәл белешеп утырдылар. Былтыргы ураза аен да искә алдылар. Коронавирусның иң котырган чоры иде шул. Мондый ифтар ашлары бөтенләй үткәрелмәде. Арадан бер агай искә ала: “Улым белән киленем уразага дип тәм-томнар алып кайттылар. Сумкаларын ишек төбенә куйдылар да өйгә кермичә китеп бардылар. Шәһәрдән чир ияртеп кайтырбыз дип курыктылар”,–ди. Әйе, ул елны әлеге зәхмәттән үлем-җитемнәр дә күп булды бит. 
Шөкер, быел, саклык чаралары күреп булса да, ифтар ашлары, башка бәйрәмнәр  уза башлады.
Бүгенге мәҗлестә иң элек Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков ифтарга килүчеләрне Рамазан ае белән котлады. Бу айда күбрәк игелекле гамәлләр кылып калырга чакырды. Җирлек башлыгы бер уңайдан халыкны авылларны чиста, тәртиптә тотарга чакырды.
Иске Чаллы имам-хатыйбы Рәхимҗан хәзрәт Бәдретдинов беренче итеп сүзне Бибай һәм Яңа Чаллы авыллары имам-хатыйпларына бирде. Мансур хәзрәт Вәлиәхмәтов, Габделхак хәзрәт Бәдретдинов Коръән сүрәләре укыдылар.
Мәҗлескә элек Иске Чаллыда мулла булган, күпләргә башлангыч дини белем биргән, хәзер Базарлы Матакның Мидхәт мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Пуряев тә чакырулы иде. Ул ясин укыды. 
Рәхимҗан хәзрәт Бәдретдинов ифтар ашын уздыруда иганәчелек иткән мөселманнарга олуг рәхмәтен җиткерде. Әлеге күркәм табыннарны әзерләүдә Иске Чаллыдан чыккан, шулай ук нәсел тамырлары шушы авылга тоташкан яшьләр өлеш керткән. Иске Чаллы мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары да зур тырышлык куйган. 
Авыз ачу мәҗлесендә вәгазьләр дә сөйләнде, халык ихлас аралашып утырды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев