Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт төп мәктәбен быел ике укучы тәмамлый

Әхмәт төп гомумбелем мәктәбен быел ике укучы – Алинә Нуруллина һәм Данис Газизов тәмамлыйлар.

 

“Соңгы кыңгырау” линейкасы мәктәп каршында үтте. Укытучылар Роза Хәйруллина һәм Гөлшат Зәйдуллина тантананы бәйрәм рухында алып бардылар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренә тугыз ел белем биргән укытучыларына, мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында зур сынау тора – тиздән төп дәүләт имтиханнары башлана. Имтиханда да, алдагы тормыш юлында да уңышлар теләп, Алинә белән Даниска  күп изге теләкләр юлланды.

Мәктәп директоры Венера Гайнетдинова тантанада катнашучыларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлады.

–1 сентябрьдә беренче сыйныфка биш бала килә. Әле мәктәптә 26 укучы булса, киләсе уку елында 29 бала белем алачак. Ә алдагы берничә елда мәктәбебездә укучылар саны 35 кә җитәчәк,–дип сөендерде директор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев