Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара

Районда терлек азыгы хәзерләү эшләре зур җанлылык белән дәвам итә. Механизаторлар күпьеллык үләнне беренче кат чабып сенаж салалар, печән көйлиләр. 

 
Күпьеллык үләннәр районда 14 мең 267 гектар мәйдан били. Шуның 4655 гектары теземнәргә салынган. Беренче кат чабылган үләннең күп өлешеннән хуҗалыкларда сенаж салалар. Әйтик, “Хузангай” җәмгыяте үзендәге комплекслардагы терлекләр өчен 6788 тонна яшел массаны базларга салган инде. 
Сенаж салу “Востокзернопродукт” отрядларында да кызу бара. Карга сөтчелек комплексы азык утарына 3193 тонна сусыл масса урнаштырылган. Бу эшләр соңгы көннәрдә Чаллы, Юхмачы, Чуаш Кичүе терлекчелек комплексларында да активлашты. 
Билгеле, күпьеллык үләнне беренче кат чабудан печәне дә хәйран туклыклы һәм витаминлы була. Шуңа хуҗалыкларда бүгенгә 370 тонна печән дә саклауга куелган. Әлеге эш дәвам итә.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда пар җирләрен эшкәртү дә алып барыла. Көзге чәчү өчен районда 16,5 мең гектар пар җирләрен эшкәртү күздә тотылса, бүгенгә шуның 12,5 мең гектарында әлеге эшләр башкарылган.

Карга комплексында 5 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала.  
Шулкадәр малны ел әйләнәсе азык белән тәэмин итү өчен кимендә  15 мең тонна сусыл сенаж салу сорала. Дөрес, бу зур запас белән алганда. Ә запас дигәнең кирәк, чөнки алдагы елның ничек киләсен белмисең. 2010 ел сабагы һәр елны ел ярымлык терлек азыгы көйләргә өйрәтте авыл хезмәтчәннәрен. 
Сенаж салучылар янында без иртәнге сәгатьтә булдык. Биредә инде эш кайнап тора иде. Биек итеп күтәрткән арбаларына өеп-өеп яшел масса төягән КамАЗлар бер-бер артлы басудан кайтып тора. Машиналар иң элек үлчәү аша үтә. Биредә исәп-хисап эшләрен төгәл итеп инде дистә ел дәвамында Зөлфия Әбүзәрова алып бара. Зөлфия ханым кайсы көнне күпме сенаж салынганын, шофер егетләрнең ничә рейс башкаруларын төгәл итеп әйтеп тә бирде. 
Комплекс утарына инде 3200 тонна яшел масса кергән. КамАЗлар кырдан утарга көн саен 14-15 әр рейс ясыйлар икән.
Ә әлегә без  азык утары базлары ягына юл алабыз. Монда 20 гә якын сенаж-силос базы бар. Шул базлар барысы да диярлек бушап калган булган. Ә бит  былтыр биредә дистәдән артык базга силос-сенаж салынган иде.
Азык утары җитәкчесе Илмир Хисамов белән сөйләшәбез.
–Безнең Карга комплексында терлек азыгы ел ярымга җитәсе иде. Әмма бездән башка район комплексларына азыкны бик күп ташыдылар. Прицеп таккан дистәләп КамАЗ килә дә бер базны бер көндә диярлек төяп алып та китәләр,–дип сөйли җитәкче. 
Азыкны читкә җибәрү – анысы яхшы күренеш. Димәк, моның өчен акча керә. Ә бу  безнең район хуҗалыкларына табыш китерә дигән сүз.
Яшел масса сенажга әверелгәнче берничә атна вакыт кирәк. Ә инде сенаж сыйфатлы, тулы кыйммәтле һәм витаминнарга бай булсын өчен массаны базга әйбәтләп тыгызлап салу зарур. Бу эшне биредә дистә ел буе Илдар Вәгыйзов, Сергей Захаров һәм Дамир Кыямов башкаралар. 
Илдар белән Дамир, К-701 тракторларына погрузчик тагып, кайткан массаны тигез итеп базга җәеп торалар. Ә Сергей “Атлас” тракторына беркетелгән “Геркулес” тагылма агрегаты белән шуны берөзлексез тыгызлап йөри. 
Ут үләнен ваклатып төягән олаулар базга кайтып кына тора. Кырда бер комбайн гына эшләсә дә, хәйран өлгер бара хезмәт. 

Бер уңайдан без “Карга” отрядының ут үләне үскән басуына да барып чыктык. Әнә кырның теге башыннан Демидовка авылы егете Максим Бойков үзенең комбайнын тезем буенча алып килә. Ваклатылган үлән ташкын кебек йөк машинасының зур арбасына ага. 
Ике-өч минут үттеме, бер КамАЗ арбасы түбәләмә тулды да. Аны икенчесе алыштырды. Комбайн бертуктаусыз эшләсен өчен массаны 7 йөк машинасы ташып тора. Шуның икесе прицеп тагып эшли. 
Әнә Василий Желтухин йөк машинасы белән кырга килеп басты. Ул да прицеп тагып эшли. Комбайн астына басарга чираты җиткәнче Василий белән берничә сүз алыштык. 
–Мин пенсиядә инде. Иске Матакта яшим. Менә чакыргач сенаж ташырга чыктым. Лаеклы ялга киткәнче Казанда гомер буе шофер хезмәте башкарган идем. Олыгайгач туган авылыма кайттым. Әле сау-сәламәт, эшләп йөрергә була,–ди Василий  Желтухин.
“Востокзернопродукт”ның КамАЗ шоферлары Әхәт Нуруллин, Айрат Насыйбуллин, Айрат Гыйниятуллин, Фәүкәт Ганиев тә яшел масса ташуда бик өлгерләр. Әлеге тырыш егетләргә ярдәмгә гомергә КамАЗ иярләүче Рәис һәм Мөнир Кыямовлар да килгән. 
Тиздән бу кырда кипшенгән үлән теземнәре бетә. Егетләр Хлебодаровка басуларында эшне дәвам итәчәкләр. 
Сенаж салу өчен күпьеллык үлән басулары һәр җирдә өлгерде. Аны тиз арада, витаминнарга бай чагында җыеп аласы иде. Механизаторлар һәм шоферлар да, моны аңлап, тырышып хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев