Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районы: Коллектив белән прививка ясаталар

​​​​​​​Райондагы кайбер хезмәт коллективлары медицина хезмәткәрләрен үзләренә чакыртып, коронавирустан ревакцинация үтә башлаганнар.

 

Узган атнада район ветеринария берләшмәсе һәм Әлки урманчылыгы коллективлары үз офисларында прививка ясатканнар. Бу ысулның уңай яклары да бар – халык медицина предприятиесендә чират торып хезмәт сәгатьләрен бушка үткәрми, шулай ук хастаханәләрдән чир ияртү куркынычы да юк, дигән сүз. Районда  2500 дән артык кеше ревакцинация ясаткан.

Бу атнадан икешәр медицина бригадасы мәктәпләргә барып, укучыларга “Спутник-М” (балалар өчен) вакцинасы кадый башладылар. Прививканы балаларга әти-әниләренең язма ризалыгы белән, яисә өлкән сыйныф укучыларына (15-17 яшь) аларның ризалыгын алып кына кадыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев