Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ”Коррупциягә без, яшьләр, чик куярга тиеш”, –ди Базарлы Матак мәктәбе укучылары

Коррупцияне ничек җиңәргә? Монда бөтен өмет яшьләрдә, ди күпләр. Балаларда кече яшьтән бу яманлыкка каршы мөнәсәбәт тәрбияләү бик мөһим. Күптән түгел Базарлы Матак урта мәктәбендә оештырылган “Гадел квиз” чарасы нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән иде. Анда район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

Мәктәп укучылары теләсә нинди теманы яңа яктан ача, җанлы, кызыклы һәм файдалы итеп оештыра беләләр. Районда коррупциягә каршы күп төрле чаралар уза. Ә менә Базарлы Матак мәктәбендә үткәрелгәне яшьләрне җәлеп итәрлек үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.

Квизны мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Делина Гыйзетдинова мавыктыргыч итеп алып барды.  Алдарак инде язганыбызча, Делина район башлыкларының коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында ярдәмчеләренең республика бәйгесендә катнаша.

Укучыларга үз теләкләре белән район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте.

–Коррупция ул тормышта көтмәгән җирдән киртәләр тудыра. Әйтик, сез мәктәптә әйбәт белем алып югары уку йортына барасыз. Ә икенче берәү барлы-юклы белеме белән вузга үтеп, сез алырга тиешле урынны били, сезне укырга керүдән мәхрүм калдыра. Кызганыч, мондый фактлар бар әле. Коррупциягә каршы без бөтен җәмгыять белән көрәшергә тиешбез. Ә сезнең, балалар, мәктәптә ныклы белем алып, һөнәр үзләштереп, районыбызга яхшы белгечләр булып кайтуыгызны көтәбез,–диде Александр Федорович.

Аннан ул коррупциягә каршы чаралар үткәрүдә актив эшчәнлек алып барганы өчен Делина Гыйзетдиновага Мактау грамотасы тапшырды.

Укучылар видеороликларны да зур игътибар белән карадылар. Аларда коррупциянең, ришвәтчелекнең зур бәхетсезлекләргә, хәтта кеше үлеменә китерү очраклары тасвирланды. Әйтик, җаваплы урында утыручы берәү ришвәт бәрабәренә яңа бинаны хәвефсезлек таләпләре тиешенчә үтәлмәгән хәлдә кабул итәргә дип имза куя. Ягъни күрәләтә закон боза. Күпмедер вакыттан соң әлеге бинада газ чыгып торып, бер бала агуланып үлә. Ул ришвәт алучының кызы булып чыга...

Укучылар ике командага бүленеп, коррупциягә ничек  бергәләп киртә тудыру мәсьәләсендә  белем, тапкырлык һәм зирәклектә ярыштылар. Бу бәйге катнашучыларга да, тамашачылар өчен дә гаять кызыклы һәм файдалы булды, ул һәркем белеп торырга тиешле күп сорауларга ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев