Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы коррупциягә каршы комиссиясендә керем турында декларацияләр тапшыру мәсьәләсе каралды

Муниципаль хезмәткәрләргә, җирле совет депутатларына еллык керемнәре, милекләре һәм мөлкәт буенча бурычлары хакында декларация тапшырганда ялгышлар җибәрмәс өчен документларны тутырганда бик игътибарлы, төгәл эш итәргә кирәк. Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында шул хакта сүз барды.

 

 

Утырыш эше белән аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов җиткергәнчә, узган 2019 елда прокуратура коррупциягә каршы тору юнәлешендә 42 закон бозу очрагын ачыклаган.  Алар буенча 24 күрсәтнамә юлланган. Керемнәр, милек һәм мөлкәт юнәлешендәге бурычлар турында мәгълүматлар тапшыру таләбен үтәмәү җәһәтеннән 18 бозу ачыкланган. Әлеге фактлар буенча күрсәтнамәләр юлланган, 18 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.  

Район контроль-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов утырышта узган ел бюджет акчаларының максатчан тотылуына контрольлек итү эше хакында чыгыш ясады.

Аннан соң  район советының гомуми бүлеге начальнигы Маргарита Советникова муниципаль хезмәткәрләр, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турындагы мөрәҗәгатьләр белән эш итүләре хакында сөйләде.

Чыгыш ясаучы әйтүенә караганда, 2019 елда советка  469 мәрәҗәгать кергән. Бу аннан алдагы ел дәрәҗәсендә. Электрон юл белән мөрәҗәгатьләр елдан-ел күбрәк керә. Былтыр 230 хат шулай юлланган. Бу аннан алдагы елдагыдан 49 процентка күбрәк. 137 кеше турыдан-туры мөрәҗәгать иткән. Гозерләрнең 19 проценты уңай хәл ителгән.

Былтыр дүрт мөрәҗәгать татар телендә кергән. Аларның барысына да татарча җавап бирелгән.

Муниципаль органнарга кемнәр күбрәк мөрәҗәгать иткән соң? Иң күбе (55 мөрәҗәгать) –интеллигенция  вәкилләре. Аннан соң – пенсионерлар (44), эшсезләр һәм вакытлыча эшләмәүчеләр (34). Ә менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең мөрәҗәгатьләре ел дәвамында бары дүртәү булган.

Халыкның күбрәк сәнәгатькә кагылышлы (127), торак-коммуналь (108), социаль (91) мәсьәләләр буенча гозере төшкән.

Комиссия утырышында шулай ук  Югары Колчурино авыл жирлеге башлыгы Елена Краснова  халыктан кергән үзара салым акчасын нәтиҗәле файдалану хакында чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев