Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларында кукурузны силоска салу эшләре башланды. ФОТО

Басуларда 9 комбайн эшли.

 “ВостокЗернопродукт” җәмгыятенең «Көнчыгыш Әлки» филиалы ком-
байнчысы Рәниф Гатин бөртеклеләр суктыруда быел да районда алдынгылар
исемлегендә. Тиздән ул комбайны белән көнбагыш урагына төшәчәк. Әлегә
Рәниф кыр корабын икенче уракка әзерли. Аннан бит әле бөртек өчен кукуруз
суктыру эшләре дә чиратта тора.

 

Алар бер көндә уртача 4500 тонна яшел массаны урдырып, азык утарларына озаталар.

 

Силос өчен куку­руз мәйданнары быел 6900 гектар тәшкил итә. Көннәр коры тор­ганда механизатор­ларыбыз аны атна-ун көн эчендә җыеп ала­чаклар.

Шулай ук рапс ура­гы да төгәлләнеп килә. Әлеге техник культура 3273 гектарда игелгән иде.

Бу көннәрдә ме­ханизаторлар ка­рабодай суктыруда эшлиләр. Ул 2284 гек­тарда үстерелде. “Ху­зангай” җәмгыяте бу кыйммәтле яр­маны үзендә җыеп алды инде. Шулай ук фермерлар да үз биләмәләрендә игелгән карабодайны суктырып бетерделәр. “ВостокЗернопродукт” филиалларында исә күпчелек мәйданда бу культура теземнәргә салынды. “Үзәк Әлки” филиалы инде сукты­руга төште.

Көзге чәчү эшләре дә төгәлләнде. Рай­онда 22400 гектарда бөртекле уҗым культу­ралары чәчү планлаш­тырылган булса, ул эш 23550 гектарда башка­рылды. Тагын 1,5 мең гектарда техник куль­туралар чәчелде.

Район басула­рында 26 агрегат туңга сөрүдә эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Га­диев: “Сукалауны та­гын да җанландырасы бар”,–ди. Бу эшне башкару өчен һава то­рышы да әйбәт, иртә туңга сөрелгән җирләр киләсе елда яхшы уңыш алуга ныклы ни­гез дә бирә.

Х у җ а л ы к л а р д а көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз ура­гы башланырга тора. Бөртеккә кукуруз 5400 гектарда игелсә, көнбагыш 13200 гектар тәшкил итә.

“Яшь көч” җәмгыяте көнбагышны быел 810 гектарда үстергән иде. Шуның 490 гектары­на самолетлар белән десикация ясап, тиз арада аны суктыруга керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев