Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган зур чара булды. ФОТОРЕПОРТАЖ

​​​​​​​Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бик эчтәлекле чара үтте.

Анда районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы һәм балалар үстерүче хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән тәбрикләде. Ана вазыйфалары, балалар тәрбияләү мәшәкатьләре белән бергә намуслы хезмәт итүләре, районыбыз үсешенә зур өлеш кертүләре өчен ул гүзәл затларыбызга рәхмәт белдерде. Аннан район башлыгы иң мактаулы аналарга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тәбрикләүләргә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова да кушылды.

“Кызыл Шәрык-Агро” системасында күп эшләрне хатын-кызлар башкара. Бу булдыклы ханымнар гаиләләрен карарга да, балалар үстерергә дә өлгерәләр. Аларның иң лаеклылары сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Шулай ук “Хузангай” җәмгыятендә тырышып эшләүче хатын-кызлар, авыл җирлекләренең уңган апа-сеңелләре нәтиҗәле хезмәтләре һәм ана вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәүләре өчен макталдылар һәм бүләкләнделәр.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары әзерләгән күңелле концерт номерлары да  тантанага чакырылган әниләргә бүләк итеп җиткерелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев