Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Механизаторлар көзге чәчүне коры туфракта алып баралар

Халыкта уҗым культураларын “көлгә чәч” дигән әйтем бар. Ул быелгы вәзгыятькә бик тә туры килә.

 Механизаторлар көзге чәчүне җәй буе яңгыр күрмәгән коры туфракта алып баралар. Август аенда район буенча явым-төшем 3 мм тәшкил иткән. Июльдә ул 6 мм, июньдә 9 мм булган. Норма буенча ай саен 50-60 мм яңгыр яварга тиеш бит. Белгечләр җирнең бер метр катламында дым запасы 60 мм дан да азрак диләр. Бу – критик хәл. Шулай да, алга таба явым-төшемнәр башланыр дигән өмет белән, хуҗалыкларда көзге чәчүне тулы көчкә дәвам итәләр. Район буенча 18 мең 300 гектарда уҗым культуралары чәчелгән инде. Шуның 16 мең 400 гектарын көзге бодай били. Уҗым культураларын тагын 2 мең гектарда чәчеп өлгерәсе бар.
“Востокзернопродукт”ның “Карга”, “Салман”, “Борискино”, “Әхмәт”, “Камка” һәм “Юхмачы” отрядларында, “Яшь көч” җәмгыятендә механизаторлар көзге чәчүне тәмамладылар. 
Азат Низамиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев