Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәп-бакчаларында хәвефсезлек таләпләренең үтәлеше тикшерелде

Кичә, 11 майда, Казанның 175 нче гимназиясендә булган атыштан соң, гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Утырышны район башлыгы Александр Никошин алып барды.

 

Көн дәвамында  районда белем учреждениеләрендә хәвефсезлек кагыйдәләренең ничек үтәлүе тикшерелгән. Өч махсус төркем төзелеп, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булганнар. Әлеге тикшерүләр районда балалар учреждениеләрендә пропуск режимының, ягъни бинага чит кешене үткәрмәү таләбенең катгый үтәлүен күрсәткән. Вахтерлар да үз вазыйфаларын төгәл үтәгән. Шулай ук хәвеф сигналы кнопкалары  һәр җирдә тиешенчә эшли.

Район башлыгы мәктәп-бакчаларга кешеләрне үткәрү буенча контрольне көчәйтү зарурлыгын әйтте. Ул шулай ук мәдәният учреждениеләренә керү тәртибен кырыслатырга кушты.

Утырышта район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевкә Ураза гаетен үткәргәндә мәчетләрдә иминлекне кайгыртырга, җаваплы кешеләр билгеләргә тәкъдим ителде.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка күп фатирлы йортларның чормаларын, подвалларын биктә тоту тәртибен контрольгә алырга кушылды.

Шулай ук газ, электр, су белән тәэмин итүче хезмәтләр үз объектларын көчәйтелгән күзәтү астына алырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев