Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Никошина Фаина Николаевна вафат булды

Кичә, 18 ноябрьдә, каты авырудан соң Базарлы Матакта гомер иткән Никошина Фаина Николаевна вафат булды.

Фаина Николаевна озак еллар район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләде. Ул райпо системасының иң тырыш, алдынгы хезмәткәре, әлкилеләрнең олы хөрмәтен казанган кеше иде.

Әнисе вафат булу сәбәпле район башлыгы Александр Никошин адресына республика җитәкчеләреннән, Әлки якташлык җәмгыятеннән, башка районнардан, әлкилеләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килә.

“Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективы, газетаның күпсанлы укучылары белән берлектә, иң якын кешесен – әнисен мәңгегә югалткан Александр Федорович Никошинның, аның гаиләсенең, туганнарының олы хасрәтен уртаклаша. Бу чиксез авыр көннәрдә аларга рухи көч, сабырлык, түземлек тели.

Фаина Николаевна Никошинаны бүген, 19 ноябрьдә, Базарлы Матак зиратында җирлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев