Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Пенза шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнашты. ФОТО

Безне, әлкилеләрне, Пензада инде яхшы беләләр, үз итәләр.

 Шулай булмыйча, быел бит өченче тапкыр инде Әлки районы республика исеменнән бу өлкәдә милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүдә катнаша. 
Бу юлы Сабантуй югары дәрәҗәдә үтте, халык бәйрәмендә Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев катнашты. Ә Татарстан вәкиле ролен районыбыз башлыгы Александр Никошин башкарды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ерак өлкәдә Сабантуй уздыруда ярдәм итәсе әлкилеләр, ягъни без, юлга өч автобуска төялешеп кузгалдык. Мин районның сәнгать осталары, спортчылар, аш-су пешерүчеләр белән бер машинада утырып бардым. Алдан ук әйтеп куйыйм әле: пешекчеләребез ике көн дәвамында район делегациясен ашатып, безне кайгырттылар, рәхмәт аларга. 
Пензага кадәр 600 чакрымлап юл узасы икән. Җомга көнне иртәнге сәгать дүрттә кузгалган идек, төштән соң нәкъ дүрткә барып та җиттек. Безне Пенза үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдылар. Аның хуҗасы Бәкер Абжигитов дигән кеше, аның белән соңрак аралашып алырга да туры килде. Билгеле, без бит кунак сыйфатында бармадык, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итәсе кешеләр идек, шуңа күрә тизрәк Сабантуй узасы урынга юл тоттык. 
Халкыбызның милли бәйрәмен үткәрү өчен Сура елгасы ярында бик матур урын билгеләгәннәр. Сура шәһәрне урталай диярлек бүлеп ага. Бу безгә башкалабыз белән Казан-суны хәтерләтте. Ә елгалары исеме безгә балачакта бик тә таныш булган “Сура” велосипедларын искә төшерде. Бик сыйфатлы “тимер аргамаклар” иде алар. Менә бит кайда ясаганнар икән ул велосипедларны.
Пенза өлкәсен татарстанлылар Әләзән аша да беләләр. Бу авыл бөтен Россиягә мәгълүм, илнең иң зур татар авылларыннан. Әләзәндә эшмәкәрлек киң таралган, бу халыкның тормыш рәвешендә дә күренә: нык йортлар, муллык, уңайлы көнкүреш.
Сабантуй узасы мәйдан белән таныштым. Бик матур урын биргәннәр. Елга-күлләр ярларын үзебездә, Татарстанда гына матурайталар, төзекләндерәләр, дип уйлап ялгышканмын икән. Пензалылар да Сура ярларын ял зонасына әйләндергәннәр, биредә хәйран матур. 

Менә шимбә иртәсе дә башланды, халык Сабантуй мәйданына агылды. Олы кунакларны безнең кызлар чәк-чәк һәм ипи тоз белән каршылады. Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев татар халкының кунакчыллыгына хөрмәтен белдерде. Аннары пензалылар без алып килгән кул эшләнмәләре рәтләре яныннан үттеләр. Миңа калса, балалар иҗаты йорты коллективы ясаган һәм Пензага кадәр алып килгән агач эшләнмәләр губернаторга аеруча ошады. Балалар иҗаты йорты педагогы Ильяс Идиятуллин агачтан кырып ясаган кашык-савытларны  әйләндереп-әйләндереп карады ул һәм берничәсен сатып та алды. 
Өлкә башлыгы, аның командасы һәм Татарстан делегациясенә ияреп Сабантуй үтәсе төп мәйданга юл алдык. Аны бик матур итеп бизәгәннәр: тамашачыларга уңайлы утыргычлар ясаганнар, сәхнәсе иркен, зур. Мәйдан амфитеатрны хәтерләтә. Тамашалар сәхнәдә генә түгел, күпчелек өлеше аның алдындагы мәйданда узды. 
Сабантуйны башлап җибәрү өчен алып баручы егет белән кыз сүзне өлкә губернаторы Иван Белозерцевка бирделәр. 
– Узган елда без зур әзерлек белән бик теләп, күңел биреп Бөтенроссия Сабан туен үткәргән идек. Аның истәлекләре әле дә хәтердә. Быел менә өлкә Сабантуен башлап җибәрәбез. Бәйрәмебезне үткәрүдә безгә кадерле кунакларыбыз – Татарстанның Әлки районы вәкилләре ярдәм итәчәк. Рәхмәт сезгә, кунаклар. Сабантуй  – халык бәйрәме ул, кешеләрне берләштерүче, дуслаштыручы бәйрәм. Күрәсез, биредә татарлар гына түгел, руслар, мордва һәм чуашлар да бар. Без Татарстан белән элемтәләребезне даими ныгытабыз, аралашып, дусларча яшибез. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановны хөрмәт итәм, аның Россия масштабында абруе югары. Шулай ук ерак Әлкидән килгән кунакларга, бу район җитәкчесе Александр Никошинга да зур рәхмәт, – диде губернатор. 
Татарстан исемен-нән Сабантуйда катнашучыларны Александр Никошин сәламләде. 
– Без менә өченче тапкыр инде шушы кунакчыл һәм юмарт Пенза җирендә! Михаил Лермонтов, Виссарион Белинский, Александр Куприн туган, яшәгән һәм иҗат иткән җиргә аяк басуыбыз белән шат, – диде ул һәм пензалыларга Әлки районы, аның халкы тормышы, икътисады турында кыскача сөйләп үтте. 
– Мин сезне чын йөрәктән Сабантуй белән котлыйм. Бу – бик борынгы бәйрәм, аңа инде мең елдан артык. Шул ук вакытта Сабантуй – мәңге яшь бәйрәм, чөнки бирегә олылар да, яшьләр дә җыела һәм үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә тырыша. Хезмәт кешесен, аеруча игенчене, терлекчене данлау – Сабантуйның аерылгысыз өлеше. Кеше хезмәте шушы искиткеч матур бәйрәмне яшәтүче чыганак ул, – Александр Федоровичның бу сүзләрен Сабантуйда катнашучылар алкышлап бәяләделәр. 
Ул шулай ук Әлки Сабан туенда Пенза татар автономиясе җитәкчесе Бәкер Абжигитов җитәкчелегендәге делегациянең катнашуын да әйтеп үтте. Аннары район башлыгы  урынбасары Рәшит Билалов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуйда катнашучыларга мөрәҗәгатен җиткерде. 
Пенза Сабан туенда да алдынгыларны данладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Тантаналы өлеш тәмамлангач, бәйрәм мәйданына мәдәният хезмәткәрләре чыкты. Ә менә Сабантуй турындагы дәртле җырны безнекеләр – Ринас һәм Ильмира Шиһаповлар башкарды. 
Сабантуйга бик күп кеше килгән иде. Һәм Пенза шәһәреннән генә түгел, өлкә районнарыннан бәйрәмгә дип килүчеләр дә аз булмады. Пачелм районы башлыгы Валерий Еськин белән сөйләшеп тордым. 
– Безнең районда татарлар күп яши. Алар арасында дусларым да бар. Шуны әйтәсем килә, татарлар – ышанычлы халык, әйткән сүзләрендә тора белгән, тырыш, хезмәт сөюче халык ул. Әйдәгез, дуслашыйк, әлкилеләрне үзебезгә кунакка чакырам, –  диде ул миңа.
Әфганчылар һәм локаль конфликтлар ветераннарының район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Пенза Сабан туенда Әфганстаннан килгән кунакарны - Әхмәт Шах һәм Исламулла әфәнделәрне дә алып барган. Аларга татар халкының борынгы бәйрәме бик ошады. 
Сабантуйда һәркемгә, һәртөрле күңел ачу чараларына һәм, билгеле инде, сәүдәгәрләргә дә урын җитә. Мин Пенза Сабантуендагы күпсанлы сәүдә нокталарын карап үттем, аларның эшчәнлеге белән кызыксындым, кайбер эшмәкәрләр белән таныштым. Өлкәдә әлегә кадәр кулланучылар җәмгыяте эшли икән, бездә инде онытыла башлаган райполар район саен бар. Шундый бер җәмгыятьнең рәисе Валентина Галицина белән сөйләшеп алдык.
– Минем Татарстанда булганым бар. Казан – бик матур шәһәр ул. Беренче Президентыгыз Минтимер Шәймиевне без дә бик хөрмәт итәбез. Аңа сәлам әйтегез әле, диде әлеге ханым. Билгеле, әйтербез, дидем, ләкин моны ничек эшләрмен, әлегә белмим.   
Тагын бер сәүдә ноктасы янына туктадым. Сатучылары – татарлар, милли киемнәр кигән әниле-кызлы Рәшидә һәм Алия Актаевлар. Алар бәйрәмгә күп итеп камыр ризыклары пешереп килгәннәр. Үзебезнең татар ашлары – чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәчләр... 
– Без  Пензада, Әләзәндә үткән һәр Сабантуйда катнашабыз. Беләсезме, сезнең белән татарча сөйләшү ничек рәхәт безгә! Сусаганда бер йотым су эчеп куйган кебек, – ди Рәшидә апа. Бик тә милләт җанлы кеше икән ул. Үзе Пензада яши, татар халык ашларын әзерләп, башка милләт халыкларын да сыйлый икән. 
Халык бәйрәме Сабантуйның төсмерләре бихисап. Шуларның иң җетеләре – татар халкының милли уеннары. Пенза Сабантуенда да булды алар: көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка куеп узышу, капчык киеп йөгерү кебекләрендә бәйрәмгә килүчеләр бик теләп көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Һәм, бәхәссез, Сабантуй күрке – көрәш. Мәйданга батырлар бер-бер артлы чыга торды, бил алышып, көчлерәкләре көндәшләрен ега торды... Мәйдан тотучылар арасында Әлки батырлары күп иде. Альберт Закиров, Алмаз Хәмидуллин, Рәмзил Абдуллин һәм башка көрәшчеләребез Сабантуй кунакларына матур көрәш күрсәттеләр, пьедесталның төрле баскычларына күтәрелеп, бүләкләнделәр. Ярышларның гадел хөкемдары шулай ук бездән булды – Рәмис Вафин һәр алышны игътибар белән күзәтеп, бәя биреп барды.
... Ә мәйдан кызганнан кыза. Сабантуйда һәркем күңеленә хуш килгән бизәк таба, туганнары, дуслары белән аралашып кәефен күтәрә. Пенза Сабан туенда бәйрәм рухы, Татарстан белән дуслык, тугандашлык яме хөкем итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев