Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үргәгар авылында – яңа имам-хатыйб

Гасырдан артык эшләп килүче Үргәгар мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды.

 

Мәчеттә узган җыелышка авыл картлары, ир-атлар күп килгән иде. Алар мулла вазыйфасына авылдашлары Илдар Фәхриевне тәкъдим иттеләр һәм аны бертавыштан сайлап та куйдылар.

Илдар Корбангали улы 1952 елда туган. Ул бөтен гомерен педагоглык эшчәнлегенә багышлаган. Үргәгардә балалар укыткан, район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, Базарлы Матак һөнәр училищесында белем биргән. Базарлы Матак авылында яши.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов катнаштылар.

Моңа кадәр 13 ел дәвамында Үргәгардә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган Нурулла хәзрәт Фәттахов узган елның ноябрендә бакыйлыкка күчкән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев