Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сенаж былтыргы белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк

Маллар өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләү бүген гаять мөһим бурыч.  Игътибар бигрәк тә сусыл азык хәзерләүгә зур.

 Чөнки сенаж былтыргы белән чагыштырганда нәкъ ике тапкыр кимрәк – 47 мең 400 тонна гына хәзерләнгән. Терлекләр өчен печән дә 3 мең тонна гына. Былтыр бу азыкны 6851 тонна хәзерләгән булганнар.
Комплексларда асралучы терлекләрне сусыл азык белән тулырак тәэмин итү өчен кукуруздан мөмкин кадәр күбрәк силос салу таләп ителә. 
Хуҗалыкларда соңгы вакытта базларга көн саен 2700-3000 тонна кукуруз массасы салалар. Бүгенгә 45 мең тонна силос запасыбыз бар. Безгә тагын кимендә 25 мең тонна яшел массаны азык утарларына урнаштырырга кирәк. 
Карга сөтчелек комплексында 17 мең тонна силос запасы булдырылды. Ә шул ук вакытта Чуаш Кичүе, Юхмачы, Чаллы комплекслары азык утарларында силос запасы 7 шәр мең тонна гына тәшкил итә.
Бу көннәрдә кукурузны силоска салу “Әхмәт”, “Үргәгар” отрядларында, “Хузангай” җәмгыятендә оешкан төстә алып барыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев