Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай мәктәбен 13 укучы тәмамлады

24 майда район мәктәпләрендә соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. Быел урта мәктәпләрне 64 егет һәм кыз, тугызынчы сыйныфны 171 үсмер тәмамлый.

Соңгы кыңгырау бәйрәме мәктәпләрдә Роспотребнадзорның коронавирустан саклану максатларында куелган таләпләрен төгәл үтәп оештырылды.

Сихтермә-Хузангай мәктәбен быел 5 унберенче сыйныф укучысы, 8 – тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлаган. Мәктәп каршында үткәрелгән тантаналы линейкада район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

–Бүген чыгарылыш сыйныфлар укучыларның ата-аналары өчен истәлекле көн. Балалар мөстәкыйль тормышка аяк басалар. Егетләргә һәм кызларга, аларның әти-әниләренә киңәшем мондый: булачак һөнәр сайлаганда бергәләп уйланыгыз, дөрес карар кабул итегез. Гомерегезне багышлыйсы хезмәт күңелегезгә хуш килсен иде. Билгеле инде, уку йортларында һөнәр үзләштергәч, сезне үз районыбызга әйләнеп кайтуыгызны телим. Чөнки безгә медицина хезмәткәрләре дә, укытучылар һәм агрономнар да, ветеринария табиблары да бик кирәк. Шундый һөнәр сайлаучыларга югары уку йортларына кергәндә ярдәм итәргә дә ышандырабыз,–диде җитәкче.

Сихтермә-Хузангай мәктәбе директоры Юлия Филиппова чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп болай диде:

–Кайларда гына укысагыз да, тормыш юлларыгыз кайсы якларга гына илтәсә дә, сезгә белем биргән мәктәпне онытмагыз, аның исемен хәтерегездә саклагыз, горурланыгыз, укытучыларыгызга җылы мөнәсәбәтегезне югалтмагыз.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева, тантанада катнашучыларны котлап:

–Сезнең укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын моңарчы әйбәт тапшырып килделәр. Сездән дә яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз,–диде.

“Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов соңгы елларда авыл җирендә тормыш шартларының шәһәрдәгесе белән тигезләшүен билгеләп үтте.

–Шуның өстенә  матур табигать, саф һава хәтта калада яшәүчеләрне дә кызыктырырлык. Олы юл башында торучы егет-кызларыбызга сүзем мондый: уку йортларында һөнәр үзләштерегез дә туган ягыбызга эшкә кайтыгыз. Безгә агроном һәм инженерлар да, ветеренарлар һәм технологлар да бик кирәк. Шундый белгечләрне яңа өйләр төзеп каршы алачакбыз,–диде ул.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренә күп еллар тырышып белем биргән укытучыларына рәхмәт әйткәндә тантанада катнашучы кайберәүләрнең күзләре яшьләнде хәтта. Әйе, соңгы кыңгырау бәйрәме сөенечле дә, моңсу да ул. Әмма яшьләрне кызыктырып һәм җилкендереп алда яңа зур тормыш көтә.

Менә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп вальсын биеделәр, алар өчен соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады, һавага төрле төстәге шарлар очырылды. Ул шарларда яшьләрнең теләкләре чагылды. Барысы да тормышка ашсын, киләчәк бүгенге чыгарылыш укучылары өчен уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев