Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: өстән куркыныч яный

​​​​​​​Түбәләрдән кар шуып төшеп, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.

 

Һава торышы үзгәрде – көндезләрен кояш җылыта. Бу исә йорт түбәләреннән кар катламы, боз сөңгеләре шуып төшүгә китерә. Ә моның кешеләргә зыян салуы бар.  Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Александр Никошин әлеге мәсьәләгә тукталды һәм административ  биналар, өйләр, бигрәк тә күп фатирлы йортлар түбәләрен кардан, боз сөңгеләреннән арындыру бурычын куйды. Моны эшләгәндә куркынычсызлык таләпләренең беренче урында булырга тиешлеген дә искәртте. Биек бина түбәләрендә эшләгәндә бигрәк тә сак булу сорала. Шулай ук халык йөргән урыннарда чикләү билгеләре урнаштыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев