Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сыек булса да тизрәк җыярга

Хуҗалыкларда маллар өчен 22 мең тонна сенаж салынды.

 

Быел күпьеллык үләннәрнең массасы югары түгел. Май аендагы эссе һәм яңгырсыз һава торышы нәтиҗәсе бу. Шуңа карамастан, үләннәрнең беренче чабуын тизрәк җыеп алу сорала. Чөнки икенче һәм өченче чабуда үлән куерак үсәр дигән өмет бар әле. Әлегә исә барлык күпьеллык үлән кырларының яртысыннан гына уңышы җыеп алынды.

“Хузангай” җәмгыятендә үзләрендәге терлекләр өчен 8 мең тонна сенаж хәзерләгәннәр. “Востокзернопродукт” механизаторлары Карга сөтчелек комплексына – 5100 тонна, Юхмачы, Чаллы комплексларына –3 әр меңнән артык һәм Чуаш Кичүе комплексы азык утарына 2400 тонна яшел массаны сенажга салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X