Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авылы җыенында халыкның эшчәнлеген, таза мул тормыш белән яшәвен мактап сөйләделәр. Фото

Ташбилгене һич икеләнми “уңганнар авылы” дип атарга булыр иде. Җирлек советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар да биредә халыкның җитеш, таза тормышта яшәвен, авылның төзеклеген һәм чисталыгын билгеләп үттеләр.

Фоторепортаж

Ташбилге җирлеге белән яшь һәм булдыклы башлык Рәмзил Әхмәдиев җитәкчелек итә. Югары белем алып ул туган авылына кайтып урнашты, биредә гаилә фермасы төзеде. Эшлекле, өметле егетне тиз күреп алып, аңа тагын да җаваплырак вазыйфа тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Рәмзил Фәргать улы лаеклы ялга киткән әнисе Хәрирә Әгъзамовнадан авыл җитәкчесе дилбегәсен кабул итеп алды.

Җирлек башлыгының мәдәният йортын тутырып килгән халык алдында хисап тотарлык, узган ел башкарылган  эшләре шактый.

Авылда аның ярдәме белән өч крестьян-фермер хуҗалыгы, дүрт кече ферма уңышлы эшләп килә. Ташбилгенең Үзәк, Мәктәп урамнарында суүткәргечләр алыштырылган. Урам юллары даими төзекләндерелеп, яңартылып тора. Юлларга ком түшәлгән, аның өстенә җәю өчен вак таш ташып куелган.

Ел дәвамында урам баганаларындагы 48 яктырткыч, 12 прожектор алыштырылган. Бу эшләр халыкның үзара салымына һәм шуңа дүртләтә күләмдә түләнгән дәүләт субсидиясенә башкарылган. Быел  600 сум (бер кешедән) үзара салымның 265 сумы  урам юлларын карап торуга юнәлдереләчәк.

Рәмзил Әхмәдиев, авылдашларына мөрәҗәгать итеп, үзара салымны беренче кварталда ук түләп куюны сорады. Ул чакта дәүләт субсидиясе дә иртәрәк кайта, димәк, җәй айларында күп эшләрне башкару мөмкинлеге туа.

Ел дәвамында ташбилгелеләр 560 тонна сөт тапшырганнар. Биредә бүген 47 хуҗалык үзеннән арткан продукцияне сатып гаилә бюджетын бөтәйтә. Әйтик, Ислам Латыйпов гаиләсе былтыр 15 мең 246 килограмм, Булат Нуруллин – 18 мең 822 килограмм, Гөлфирә Гатауллина 20 мең килограммнан артык сөт тапшырганнар. Сөтне үз транспорты белән  Рафик Хисмәтов җыя, бу эшне ул зур җаваплылык белән башкара.

Авылдагы гаилә фермалары эше дә көйле бара. Салават Нуруллин гаилә фермасында 24 савым сыеры бар. Ә Роза Нуруллина 36 баш ат асрый, маллар өчен абзарлар төзегәннәр.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнбатыш Әлки” филиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров Ташбилге отрядында эшләүче 12 механизатор егетне мактап сөйләде. Тик менә машина-трактор паркы бинасы начар хәлдә. Анда тракторчыларга, комбайнчыларга эшләү, техниканы ремонтлау өчен шартлар юк. Алга таба аны берәр программага кертеп ремонтлап булмасмы, дип өметләнә механизаторлар.

Марс Сәгыйров авылдагы  ферма бинасын реконструкцияләп, тирә-юнен тирестән чистартып, анда 200 баш савым сыеры кертергә ниятләре барлыгын да җиткерде.

Утырышта шулай ук район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул авыл җирлегенең район рейтингында алдынгы урыннар биләвен (бүген ул 4 нче позициядә) мактап узды. Район җитәкчесе халыкны гаилә фермаларын, кече фермаларны үстерү программаларыннан активрак файдаланырга өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев