Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Татар Борнае сусыз калды

​​​​​​​Узган ял көннәрендә Татар Борнае авылы кинәт сусыз кала.

 

Авыл җирлеге башлыгы башняга су тутыра торган насосны да алыштыртып карый. Тик хәл җайланмый. Соңрак башня коесында суның юкка чыгуы ачыклана.

Без әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зариповка мөрәҗәгать иттек.

–Татар Борнае халкын су белән бердәнбер башня тәэмин итеп тора иде. Суның җир астында югалуы беленгәч, кичекмәстән читтән махсус бригада чакыртып, яңа су коесы бораулауга керештек. Әлегә исә  халыкка эчә торган суны Чуаш Борнаеннан ташып торабыз. Ике көннән яңа коедан су килә башлый, дип ышандыралар ярдәмгә килгән бригада егетләре,–дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев