Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: татар телен өйрәнеп сертификат алдылар

​​​​​​​Татар телен өйрәнү, тел белүне камилләштерү максатында Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында курслар эшләде.

 

Дәресләр 1 октябрьдән майга кадәр дәвам итте. Укуларны Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова алып барды. Дәресләрдә район мөхтәсибе Ирек Сәләхиев тә катнашты. Ул тәнәфесләрдә дини сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бирде, исламдагы кагыйдәләр турында сөйләде.

Курсларда район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, белгечләре, теләге булган һәркем катнаша алды.

Республикабыздагы икенче дәүләт теле – татар телен үзләштерүчеләргә курсларны уңышлы узулары турында сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X