Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Татмедиа” АҖ оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашып призга ия булган Гөлсинә Галиуллинага бүләк тапшырылды

  Исегезгә төшерәбез: “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашу өчен “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен Казанга юлларга кирәк иде.

  24 августта  “Татмедиа”да махсус комиссия һәм күзәтүчеләр  катнашында призлар уйнату үткәрелде. 

Традиция буенча һәр районның иң актив әбүнәчеләренә (районнан катнашучылар арасында иң зур суммага квитанцияләр юллаучыларга) кызыксындыру бүләкләре тапшырыла. Бездә әлеге призга Гөлсинә Галиуллина лаек булды. 
Карга авылында яшәүче, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гөлсинә Галиуллина елның елында газета-журналларга күпләп языла. Һәм ул һәр язылу кампаниясендә “Татмедиа” АҖ үткәргән акцияләрдә катнашып килә.  Күбесендә призлар да отты, иң зур суммага матбугатка язылучы буларак бүләкләргә ия булды. 
Шушы көннәрдә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә “Татмедиа” бүләген тапшыру булды. Гөлсинә ханымның шифаханәдә ял итүе сәбәпле, аңа аталган бүләкне “Әлки хәбәрләре” газетасы баш редакторы Азат Низамиевтан  отыш иясенең коллегасы – Карга мәктәбе директоры Фәнүсә Минһаҗева кабул итеп алды. 
Фәнүсә ханым бүләк өчен рәхмәтен җиткерде, киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” АҖ оештырган акциядә мәктәпнең башка укытучыларының да катнашырга нияте булуын әйтте. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев